Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 март , 14:40

“Үкенәм. Оят"

Уфалы каршы хәрәкәт полосасы буйлап җилдергән.

БР буенча ЮХХДИ.
БР буенча ЮХХДИ.

Кичә, 29 февральдә, Уфаның Сипайлово микрорайонында иртәнге тыгыннарда бер “Мерседес” машинасы каршы хәрәкәт полосасы буйлап җилдергән.

Каршы полосага чыккан водительне тотканнар. “Мерседес” внедорожнигы белән 35 яшьлек ир идарә иткән. Ул гаепле булуын таныган һәм Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе бүлегендә камерага үкенүен белдергән. “Үкенәм. Оят. Мондый хәл башкача кабатланмаячак”, – дигән ул.

Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, көйләнә торган җәяүлеләр үтүендә машинаның каршы полоса буенча тыелган светофор сигналына узуы турындагы видеоязма республика автоинспекциясенең телеграм-ботына җибәрелгән. Җинаятьчене кыска вакыт эчендә тотканнар.

Уфалыга өч административ протокол төзелгән. Каршы хәрәкәт полосасына чыгу турындагы материал карар кабул итү өчен мировой судка җибәрелгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: