Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 февраль , 09:29

Ут капкан “скорая” эчендә пациент та булган

Ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә ашыккан.

Бүген, 16 февраль төнен, Башкортстанда юлдан китеп барган ашыгыч ярдәм машинасына ут капкан.

Бу хәл Стәрлетамак шәһәрендә булган. Автомобиль салонында водительдән тыш, табиб белән пациент та булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килеп җиткәндә “бухканка”ны ялкын чорнап алган.

“Салондагы өч кеше янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче машинадан үзаллы чыгарга өлгергән. Янгын 15 минут эчендә сүндерелгән”, – диләр ведомствода.

Әйтүләренчә, фельдшер белән пациент “попутка”га утырып дәваханәгә киткән.

Бәхеткә, әлеге вакыйгада берәү дә каза күрмәгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: