Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 февраль , 11:43

Трамвай белән автобус юл бүлешә алмаган

Каза күрүчеләр бар.

Бүген иртән Уфада трамвай белән автобус юл бүлешә алмаган.

Трамвай белән “НефАЗ” рейс автобусы Нежинская һәм Ульянов урамнары кисешендә бәрелешкән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән.

“Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә биш кеше каза күргән. Аларны медицина хезмәткәрләре тикшергәннән соң, ике баланы һәм бер өлкән кешене дәваханәгә алып киткәннәр. Тагын ике кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән”, – диләр коткару хезмәтеннән.

Әле юл инспекторлары вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: