+7 °С
Болытлы
Бүген, 4 февральдә, көндез Уфа районында үлемечле авария булган.
Башкаланың Көнбатыш урап чыгу юлындагы 23нче километрда ике йөк машинасы – “Даф” һәм “Мерседес” бәрелешкән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Даф” водителе ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче җан биргән.
Әле бу авария буенча тикшерү эше бара. Барлык төр транспорт өчен юлны вакытлыча япканнар.