Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 гыйнвар , 10:13

Уфада бер тәүлек эчендә 66 юл һәлакәте теркәлгән

18 гыйнварда, бер тәүлек эчендә, Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 66 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике авариядә 2 кеше зыян күргән, бер кеше үлгән дип хәбәр ителә.


Автоинспекторлар тәүлек эчендә 371 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны теркәгән. Шулардан:
36 - хәвефсезлек каешларын эләктермәүчеләрне;
38 - җәяүлеләргә юл бирү таләпләрен үтәмәү;
15 -  балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозу;
14е җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган.
Шулай ук исерек хәлдә машина йөрткән 8 водитель тоткарланган. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: