Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 декабрь 2023, 13:40

Подъездда елан яткан

Кыш уртасында ул кайдан килеп чыккан?

http://ufa112.ru
http://ufa112.ru

Уфада Октябрь проспектындагы биш катлы йортларның берсендә кыш уртасында подъездда елан йөргән.

Бүген йортта яшәүчеләр, подъезд батареясендә җылынып яткан ачык кызгылт-сары еланны күреп, куркып, тиз арада коткаручыларны чакыртканнар.

Башкаланың гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, коткаручылар еланны махсус җайланма белән тоткан. Бак дисәң, бу “маисовый полоз”, ягъни кызыл күсе елан булган. Гадәттә аны сөйрәлүче хайваннарны яратучылар үз итә.

Әле бу агусыз елан коткаручыларда. Әгәр хуҗасы табылмаса, аны волонтерларга тапшырачаклар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: