Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 декабрь 2023, 14:15

Фура күпердән очкан

https://гибдд.рф/r/02
https://гибдд.рф/r/02

Бүген, 21 декабрьдә, Салават районында үлемечле авария булган.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Малаяз-Югары Кыйгы юлының 2нче километрындагы күпердән йөк машинасы килеп төшкән. Ул Югары Кыйгыдан Малаяз ягына барган булган. Әмма күпердән үткәндә водитель машина белән идарәне югалткан.

Водитель үлгән. Әлегә аның шәхесе билгеле түгел.

Авария урынында юл хәрәкәте инспекторлары, коткаручылар эшли. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: