Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 декабрь 2023, 11:05

Ел саен юлларда бер авыл халкын югалтабыз...

Шулай диде Радий Хәбиров. 

tver-news.net
tver-news.net

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

Башкортстанда транспорт реформасы дәвам итә, диде төбәк җитәкчесе. Биш ел эчендә 1388 автобус сатып алынган. Алдагы елда тагын 230 автобус кайтырга тиеш.

“Якын елларда Уфаның көньягында трамвай челтәрен модернизацияләү белән шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук 40 километрга якын юлны ремонтлаячакбыз, 60 яңа трамвай сатып алабыз”, – дип алда торган планнарны җиткерде ул.

Әлбәттә, юллардагы хәвефсезлек – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан бездә трассалардагы тизлек режимын контрольдә тоту өчен 2 меңгә якын заманча комплекс куелган. “Бу күрсәткеч буенча без илдә лидерлар арасында”, – диде Радий Фәрит улы.

Аның әйтүенчә, юл хәвефсезлеген тәэмин итү өчен күп эшләр башкарыла: юл билгеләре алмаштырыла, җәяүлеләр өчен киртәләр, светофорлар куела. Узган елдан алып юллар энергияне нәтиҗәле кулланып яктыртыла башлады.

“Әлеге чаралар нәтиҗәсендә республикада юлларда үлем күрсәткече 5 елда 25 процентка кимеде. Әмма эшлиселәр күп әле. Бүген ел саен юлларда бер авыл халкын диярлек югалтабыз...” – диде Радий Хәбиров.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: