

Кичә кичке сәгать уннар тирәсендә Кояшта нык көчле шартлау теркәлгән.
Аның интенсивлыгы Х2,8 баллга җиткән. Бу – ел башыннан алып иң көчле шартлау. Аңа кадәргесе агымдагы елның 17 февралендә булган иде. Аның интенсивлыгы Х2,2 балл дип билгеләнде.
Кояшның кичәге кебек көчле кабынышы 2017 елда теркәлгән иде, диләр “Фобос” һава торышы үзәгендә.
Метеорологлар әйтүенчә, гадәттә, кояшта мондый шартлаулар магнит өермәләрен китереп чыгара. Кояштагы кичәге кабыныш аркасында да иртәгә, шимбә көнне, магнит өермәсе көтелә.