

Уфа-Белорет юлындагы Сермән авылы янында кеше үлеменә китергән авария булган.
Коткаручылар әйтүенчә, “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” машиналары бәрелешкән. Кызганычка, “Гранта” водителе алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. Тагын өч кешене дәваханәгә алып киткәннәр.
Ике машинада барлыгы биш кеше булган.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.
Көздән кышка кергәндә юлларда аеруча куркыныч, ди юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары. Юл тарая, юл өсте тайгак бозлавыкка әйләнә. Күрү начарлана, пыяла, көзге һәм фаралар пычрана. Мондый вакытта үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Хәтта яхшы таныш маршрутларда да әкренрәк хәрәкәт итәргә, хәвефле маневрлардан сакланырга кирәк дип кисәтә коткаручылар.