Хәвеф-хәтәр
25 ноябрь 2023, 11:02

Боз астына китә язганнар

Бәла аяк астында икәнлеген үсмерләр аңлап бетми, күрәсең...

https://02.mchs.gov.ruhttps://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Кичә кичен башкаланың Кашкадан күлендә 8 үсмер боз астына китә язган. Уфа коткаручылары аларга вакытында ярдәм күрсәтергә өлгергән.

Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 24 ноябрьдә кичке 21.00 сәгатьтә 8 үсмер боз өстендә йөргән. Алар күлнең боз каткан өлешендә йөргән, әмма көзге бозның юка булуын исләреннән чыгарган, күрәсең.

Ярый, бәхетләренә, коткаручылар килеп, барысын да ярга чыгарган. Аннары аңлату эше үткәргәннәр.

Көзге бозның хәвефле икәнлеген балалар аңлагандыр дип ышанасы килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас