+21 °С
Болытлы


Бүген төнен Башкортстанда коточкыч хәл булган – “ГАЗель” йөк машинасы водителе белән бергә янган.
Әлеге җанөшеткеч фаҗига Архангель районының Березовка авылында булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, коткаручылар йөк машинасын сүндергән вакытта пассажир урындыгында үлгән ир гәүдәсенә тап булалар. Ул 1965нче елгы була.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.