Хәвеф-хәтәр
19 ноябрь 2023, 09:45

Юл корбаннары...

Гомерләре юлда өзелгәннәрне искә алыйк әле. 

vestivrn.ruvestivrn.ru
vestivrn.ru

Соңгы 100 елда автомобиль индустриясе зур адымнар белән алга китте: нинди генә машиналар, аларга хәвефсезлек чаралары уйлап чыгармыйлар. Әмма техника никадәр заманлашса да, әлегә кадәр бар дөньяда, ни кызганыч, юл-транспорт фаҗигаләренең саны кимегәне юк.

Үзебез дә күреп-ишетеп торабыз: көн саен диярлек республика юлларында аварияләр булып тора. Дөнья киңлегендә караганда, бу саннар искитмәле зур. Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматы буенча, дөньяда ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 1,35 миллион кешенең гомере өзелә. Бу һәр 25 секунд саен юлда бер кеше үлә дигән сүз. Тагын 20-50 миллионы төрле тән җәрәхәтләре ала. Кайсыбер сугышларда да ул кадәр кеше үлми, диләр экспертлар. Юл-транспорт фаҗигаләренең яртысында җәяүлеләр, мотоциклчылар һәм велосипедчылар үлә. Шунысын да билгеләргә кирәк: 5-29 яшьлекләр арасындагы үлемнәрдә аварияләр төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Әлеге проблема шулкадәр кискен ки: хәтта 2005 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе ноябрьнең өченче якшәмбесен Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. “Бу датаның максаты – аварияләрдә үлгәннәрне искә алу һәм планетаның бар халкын күңелсез факт турында уйланырга җәлеп итү: юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә дөньяда көн саен 3 меңнән күбрәк кеше үлә һәм 100 мең тирәсе җитди җәрәхәтләр ала. Аларның күбесе – яшьләр” диелә БМО документында.

Үлемечле юл-транспорт һәлакәтләренең 90 проценты икътисади арттка калган илләргә туры килә дигән статистика да бар. Юл фаҗигаләре аркасында иң күп үлүчеләр – Африка илләрендә, иң түбәне Европада икән.

Безнең илдә дә юл-транспорт фаҗигаләре иң зур проблемаларның берсе булып тора. Узган ел Русия юлларында 11 меңнән артык кешенең гомере өзелгән. Юл-транспорт һәлакәтенең һәр унынчысында балалар катнашкан.

Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов әйтүенчә, Башкортстанда да быел балигъ булмаганнар катнашлыгындагы аварияләр саны арткан. Ә гомум аварияләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,5 процентка кимегән. Бездә агымдагы елның 9 аенда 2,6 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 272 кеше үлгән һәм 3110 кеше зыян күргән. Бу хакта юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышында әйтелде.

Статистика күрсәтүенчә, Русиядә юл фаҗигаләре елның икенче ярысында арта. Бигрәк тә июль, август, сентябрь айларында аварияләр саны күбрәк булуы теркәлгән. Бу, бер яктан, һава торышына бәйле булса, икенчедән, отпусклар, сәяхәт итүләр чорына туры килә.

Русиядә юл-транспорт һәлакәтләренең иң күбе – 33 проценты – тизлек режимын бозуга бәйле. “Милли проектлар кысаларында дәүләт юл транспорты инфраструктурасын төзүгә зур акчалар сала. Үзебез күреп торабыз: юллар сыйфатлырак, уңайлырак була бара. Әмма алга үсешнең кире ягы да бар – шәп тизлектә йөрергә яратучы автомобильчеләр яхшы юлны тизлек арттыру урыны дип кабул итә. Һәм бу еш кына иң авыр аварияләр сәбәбе булып тора, – ди юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча эксперт Светлана Заболоцкая. – Шуны истә тоту мөһим: тизлек арттыруның “штраф салынмый” торган бусагасы “юлдан очып бару” өчен тәгаенләнми, ул машиналарны узып китү уңайлы булсын өчен кирәк”

Аннары, безнең юлларда “лихачлар” да шактый. Былтыр юл һәлакәтләренең 7 проценты нәкъ шундый “куучылар” аркасында килеп чыккан.

Замананың тагын бер бәласе – телефон: кайсыберләр, шуңа алданып, юлда барганда игътибарын югалта. Йокысы килгән водитель дә – хәвеф чыганагы. Әйткәндәй, кайсыбер дарулар да йокы китерергә, башны әйләндерергә мөмкин. Шуңа даруны кулланганчы аның инструкциясе белән танышу һич артык түгел. Гомумән, руль артына утыручыга үзенең хәл-торышын исәпкә алырга кирәк. Үзегезне ышанычлы тоймасагыз, юлга чыкмый тору хәерле.

Ә инде бераз бәйрәмчә булсагыз, рульгә бөтенләй тотынмаска кирәк. Чөнки алкоголь эчкәннән соң, организмда психик һәм физиологик процесслар үзгәрә. Нәтиҗәдә исерек кешегә юлдагы хәлләргә бәя бирү һәм карар кабул итү өчен күбрәк вакыт таләп ителә. Әмма салмыш кеше моны үзе сизми. Әйтик, хәмер капкан водительгә алда торган җәяүлегә кадәр 30 метр калган кебек тоела, чынлыкта исә ара 15-18 метрдан артмый. Исерек кеше шунда ук тормозга бастым дип уйлый. Әмма ул тормозга басканчы шактый вакыт үткән була. Шуны онытырга ярамый. Кызганычка, бүген федераль автоюллардагы аварияләрнең 17 проценты исерек водительләр аркасында килеп чыга. “Исерек” аварияләр бигрәк тә ял көннәрендә күбрәк теркәлә.

Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тыю билгесе булуга карамастан, алда барган машинаны узып китәргә, светофорның сары утына чыгып калырга тырышу һәм башка кагыйдәләрне бозулар аркасында кеше гомерләренең өзелүе – бик аяныч. Әлбәттә, водительләр генә түгел, еш кына җәяүлеләр дә таләпләрне үтәми. Кайсыберләр, берничә метр атларга иренеп, урам аша тиеш булмаган урында йөгереп чыгалар. Ә бит юл хәвефсезлегенең гади генә кагыйдәсен бозу да бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу турыда уйламыйбыз шул.

Әлбәттә, юл һәлакәтләрендә кеше факторыннан тыш, табигать күренешләре, юл катламының сыйфаты, машинаның техник яктан төзек булуы кебек тышкы сәбәпләр дә роль уйный. Әмма күп очракта төп сәбәпче булып кеше үзе тора.

***

Юл йөрү михнәткә тиң булган заманнарда “Юл газабы – гүр газабы” дигәннәр. Безнең көннәрдә, зарлансак та, шөкер, юллардан җилдереп үтәбез. Иң мөһиме: юллар соңгысы булмасын. Юл буйларында очраган парлы чәчәк бәйләмнәре дә шул турыда кисәтә төсле...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас