+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Бөре районы Питяково авылында бүген төнен янгын чыгып, бер кешенең гомере өзелгән.
“Бүрәнә йорт янган. Янгынны коткаручылар сүндерде. Кызганычка, янгын сүндергән вакытта янып үлгән ирнең гәүдәсе ачыкланды. Ул 1950 елгы булган”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән.
Якынча фаразлар буенча, ут сүнми калган тәмәке төпчегеннән башланган булырга мөмкин.
Әле фаҗига урынында тикшерү эшләре бара.