

Туймазыда ике дус сыйныфташларын янгыннан коткарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, якшәмбе, 29 октябрьдә 17 укучы “Башинформсвязь” бинасының өченче катында математика фәне буенча шөгыльләнгән. Нәкъ шушы катта янгын чыга. Балалар килгән төп юлны ут ялмап алган була.
“Без бүлмәдә утырганда янгын искәртү тавышын ишеттек. Беребез ишекне ачып карады һәм коридорның ут һәм төтен эчендә калуын күрде. Без запас чыгу юлына киттек, әмма анда ишек ябык иде. Тын алуы авырлаша башлады, һәм без иптәшем Алан Вәлиев белән ишекне җимерә башладык”, – дип сөйләгән коткаручыларга Мирослав Фазлыев.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә укучылар барысы да урамга чыккан була, берәү дә зыян күрми.
“Янгын сәбәпләре ачыкланачак. Әле тикшерү эше бара. Ә иптәшләрен коткарган егетләр бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк”, – диләр коктару ведомствосында.
Әфарин, егетләр, диясе генә кала.