

Кышка да кереп барабыз. Әмма водительләрнең күбесе әле машиналарының “аяк киемен” алмаштырмаган.
Шулай да бу эшне озакка сузарга ярамый. Беренчедән, ул үзебезнең хәвефсезлек өчен кирәк булса, икенчедән, штрафка эләгүең бар. Чөнки 1 декабрьдән җәй кышкы, ә кыш җәйге тәгәрмәчләр кулланган өчен машина йөртүчеләргә штраф салына башлый.
Сезонга туры килмәгән шиналар белән йөрү мәсьәләсе буенча берничә ел бәхәсләр барды. Нәтиҗәдә 2023 елда бу фикер алышуларга нокта куелды – мизгелгә туры килмәгән тәгәрмәчтә йөрүгә рәсми тыю кертелде.
“Бу тыюны бозган өчен 500 сум штраф карала. Һәм шунысын әйтергә кирәк: кагыйдәләрне бозучыга штраф чиксез күләмдә язылырга мөмкин”, – дип аңлаталар республиканың Транспорт министрлыгында. Шул рәвешле водительләрне “акылга утыртмакчылар”.
Һәр чат саен штраф язуларын теләмәсәң, тәгәрмәчләрне вакытында алмаштыру җаен табарга туры киләчәк.