Хәвеф-хәтәр
22 октябрь 2023, 05:35

Башлана...

Кыш үзен сиздерә башлады. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Шушы көннәрдә Башкортстанның кайсыбер районнарына кыш кунакка килде.

Нәтиҗәдә юлларның кайсыбер участокларында кар-боз проблемасы үзен сиздерә башлаган да инде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Уфа-Белорет трассасында хәвефле хәл килеп туган, йөк машиналары бик акрын гына хәрәкәт итә. Әлеге участокка ярдәмгә ике махсус машина җибәрелгән.

Зилаер районында Кашкар авылы янында машиналар бик авырлык белән баралар. Урынга ике трактор җибәрелгән. Бар юллар да контрольдә тотыла, диләр коткаручылар.

Юлга чыкканда сак булыйк. Көз кышка кергәндә юллар аеруча игътибарлы булуны таләп итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас