Хәвеф-хәтәр
20 октябрь 2023, 06:17

Күлмәктә туганнар

Ике егет коточкыч авариядә исән калган.

https://gkchs.bashkortostan.ruhttps://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Кичә, 19 октябрьдә, Уфа-Инзәр-Белорет юлында коточкыч авария булган: “КамАЗ” белән җиңел машина бәрелешкән.

Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария әлеге юлның 198нче километрында теркәлгән. Якынча мәгълүмат буенча, ВАЗ-21099 руле артында 20 яшьлек Белорет егете булган. Юлда китеп барганда җиңел машинаның арткы тәгәрмәче шартлый. Водитель машинаны үз полосасында “тотып кала” алмый: ул каршы якка чыгып китә. Нәтиҗәдә каршыга килгән КамАЗ машинасына барып бәрелә. Йөк төялгән машина руле артында Түбәнге Новгород өлкәсеннән 40 яшьлек водитель була. Ул зыян күрми.

Ә җиңел машина водителенең аягы кысыла. Аны коткару өчен автомобильне кисәргә туры килә. Төрле тән җәрәхәтләре алган водительне һәм аның 21 яшьлек пассажирын дәвахангә алып китәләр.

Егетләрнең мондый куркыныч авариядә исән калулары шаккатырлык күренеш, диләр коткаручылар.

https://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас