Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2023, 07:40

Ана сөте белән кермәгән...

Тана сөте белән кермидер, күрәсең...

Телеграм-канал.Телеграм-канал.
Телеграм-канал.

Башкортстанның  Иглин авылында 30 яшьлек ир “Хендай Акцент” руле артында ике җәяүлене бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган каза күрүчеләр әле дәваханәдә.

Бүген төнен булган бу вакыйга турында республиканың ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Аның язуынча, водитель исерек булган: аның үпкәләрендә литрына 0,440 миллиграмм алкоголь ачыкланган. Ә бит бу водитель 2016 елда исерек килеш автомобиль йөрткәндә тотылган булган. Аны водитель таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Өстәвенә, ул таныклыгын 2022 елда гына тапшырган.   

Әле бу вакыйга буенча тикшерү бара.

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми, күрәсең...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас