

Бүген Мәләвез районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән...
Республиканың дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 28 сентябрьдә, Җиргән-Нордовка юлының 11нче километрында авария булган.
Якынча мәгълүмат буенча, 62 яшьлек водитель идарә иткән “Лада Гранта” каршыга килгән “ВАЗ-2107” машинасына бәрелгән. Икенчесенең руле артында 72 яшьлек ир утырган.
Бәрелешү шулкадәр көчле булган, күрәсең, нәтиҗәдә “Гранта” водителе урында ук җан биргән. “ВАЗ”ның 75 яшьлек пассажирының да гомере өзелгән. Ә авыр тән җәрәхәтләре алган водителен дәваханәгә озатканнар.
Әле авария урынында тикшерү эше бара.