+21 °С
Болытлы


Караидел районында полиция хезмәткәре үлгән.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аның үле гәүдәсен бүген, 28 сентябрьдә, эш бүлмәсендә тапканнар. Ул район полициясенең бер подразделениесе хезмәткәре булган.
“Әле бу вакыйга буенча тикшерү бара. Сәбәпләр ачыклана”, – диләр хокук ведомствосыннан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, полицейский бу тормыштан үз теләге белән киткән...