Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 сентябрь , 12:55

Утта өзелә гомерләр...

37 яшьтә генә булган...

Бүген, 19 сентябрьдә, төнен Дүртөйле районы Иванай авылында янгын чыккан.

Ике фатирлы йорттагы янгын турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр шунда ук фаҗига урынына ашыга. Алар янгынны сүндергәндә 37 яшьлек ирнең мәетен таба.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в