Хәвеф-хәтәр
5 сентябрь 2023, 10:44

Тропик черкиләрнең бездә дә таралу куркынычы бар

Тропик климатка хас булган авырулар таратучы черкиләрнең әлеге төре Европа икътисади зонасының 13 илендә таралган.

Тропик черкиләрнең бездә дә таралу куркынычы барТропик черкиләрнең бездә дә таралу куркынычы бар
Тропик черкиләрнең бездә дә таралу куркынычы бар

Бөек Британиядә аномаль җылыту аркасында үлемечле авыру таратучы юлбарыс черкиләре пәйда булуы ихтимал. Куркыныч тудыручы бөҗәкләр турында илнең Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәвефсезлек агентлыгы кисәткән.
Тропик климатка хас булган авырулар таратучы черкиләрнең әлеге төре Европа икътисади зонасының 13 илендә таралган. Бөҗәкләрнең бу төре беренче тапкыр 1990 елда Италиядә табылган. Үткән атнада Парижның берничә районында, үрчүче черкиләр колониясе денге бизгәге таралуына китермәсен өчен, дезинфекция үткәргәннәр. Соңгы ике елда Франциянең көньягында чир йоктыруның 60 очрагы теркәлгән.
Бөек Британиядә әлеге Агентлык куйган ятьмәләрдә, тимер юл терминалларында, портларда һәм тагын берничә урында юлбарыс черкиләре табылган. Бөҗәкләр колонияләр барлыкка китерергә өлгермәгән, әмма медицина белгечләре раславынча, климатның глобаль җылытуы аркасында әлеге куркыныч черкиләрнең үрчү мөмкинлекләре арта.
Күптән түгел денге бизгәге һәм малярияның Русиягә куркыныч тудыруы билгеле булган иде. Кискен җылыту аркасында безнең илдә дә черкиләрнең сәламәтлеккә куркыныч тудырган чирләр таратуы мөмкин.

Фото:sovdok.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас