+21 °С
Болытлы


Ни кызганыч, көнгә чыккан саен юл-транспорт фаҗигасе турында хәбәрләр килеп төшә.
Бүген дә иртәнге 11:00 сәгать тирәсендә Уфа - Инҗәр - Белорет юлының 147нче чакрымында “Citroën” һәм “Лада Гранта” автомобильләре бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә “Лада” пассажиры һәлак булган. Автомобиль водителен һәм тагын бер пассажирны дәваханәгә озатканнар, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.