

Бүген, 23 августта, Уфа уртасында тракторчы бер хатынны бәрдергән.
Бу хәл Степан Кувыкин урамында, “Институт профзаболеваний” тукталышында иртәнге 11.00 сәгатьләр тирәсендә булган.
Трактор руле артында 43 яшьлек ир утырган. Ул юлны кисү рәхсәт ителмәгән урыннан урам аркылы чыгып баручы хатынны бәрдергән.
“Нәтиҗәдә ханымны ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып киткәннәр. Әле бу вакыйга буенча тикшерү бара”, – диләр юл хәвефсезлеге хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре.
Юл аша чыкканда бик сак булырга, кагыйдәләрне үтәргә кирәк шул...