Хәвеф-хәтәр
14 август 2023, 14:35

Машина янып беткән

Аңа кинәт кенә ут капкан...

https://vk.com/bashdtphttps://vk.com/bashdtp
https://vk.com/bashdtp

Бүген, 14 августта, Башкортстанның Әбҗәлил районында ВАЗ-21099 автомобиленә ут капкан.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, бу хәл Җилембәт авылыннан 5 чакрымда булган. Вакыйга урынына тиз арада янгын сүндерүчләр һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән.

“Автомобиль йөртүчеләр! Машинага алты хата – ягулык агып тору, нейтрализаторның кирәгеннән артык кызуы, аккумулятор шартлау, кыска ялганыш, корылмаларның дөрес тоташтырылмавы, автомобильдә хәвефле әйберләр булу аркасында ут кабарга мөмкин”, – дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре.

Сак һәм игътибарлы булсак иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас