

Быелгы эссе һава торышы аркасында республиканың күп кенә елга-күлләре саегып калды. Кайсыбер сулыкларның хәле аеруча мөшкелләнде. Бу Башкортстанда мәйданы буенча иң зур булган Асылыкүлгә дә кагыла.
Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе, биология фәннәре докторы Василий Мартыненко сүзләренчә, әгәр күл киләсе елларда да саекса, аның сазлыкка әйләнүе бар.
“Шулай да мин “сулы” еллар кабатланыр дип өмет итәм. Һәм, әлбәттә, күл янындагы басуларны сөрү, кар тоту проблемасын хәл итәргә кирәк. Әле Асылыкүлгә якын басуларда дым тиз парга әйләнә. Элек анда урман бар иде. Ул территорияне көчле җилләрдән саклады, карны тотып торды. Әгәр төньяк, төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш ярлар буйлап агачлар булса, проблема алай ук кискен тормас иде. Күлне туендыру өчен кар мөһим, бигрәк тә ташу вакытында аның әһәмияте зур”, – дип аңлата эксперт.
Кемнәр быел Асылыкүлдә булды? Сулык ни хәлдә иде?