Хәвеф-хәтәр
12 июль 2023, 05:45

Белоретта урман янгыннары белән хәлләр катлаулы

Менә инде ничә көн республикада коточкыч эссе,  җилле  көннәр тора. 

Белорет районында урман янгыннарын сүндерү буенча хәл катлаулы булып кала.

Җилнең секундына 25 м тизлеккә кадәр көчәюе аркасында янгын каршы якка, Азнагул (7 км) һәм Катарыш (5 км) торак пунктлары юнәлешендә актив тарала башлаган.  Янгын түбәннән  югарыга күчә. Бер тәүлек эчендә янгын мәйданы 320 гектарга кадәр артты.

Янгынны туктату һәм аның торак пунктларга таралуына юл куймау мөмкин булды. Төнлә, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге карары буенча, торак пунктларны саклау өчен Уфадан баш идарәсенннән 34 кеше һәм 3 берәмлек техникадан торган аэромобиль төркеменең икенче эшелоны килде.

Хәлне бәяләү һәм мониторинглау өчен Баш идарәнең пилотсыз авиация системалары кулланыла.

Шулай ук сүндерүдә Урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты төркемнәре катнаша.

Вакыйга махсус контрольдә, барлык кирәкле чаралар күрелә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас