Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 Май 2023, 11:35

Янгыннар һаман куркыныч тудыра әле

Сезнең якларда ничек, янгыннар юкмы? 

daytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Узган тәүлектә урман янгыннары теркәлмәгән. 132 гектар мәйданда коры үлән яну очраклары ачыкланган. Иң эре янгыннар Благовещен һәм Краснокама районнарында теркәлгән, ә Уфадагы “Калинка” бакчачылык ширкәте территориясендә коры үлән яну алты бакча йорты янып бетүгә китергән.   Янгыннарны сүндергәннәр, торак пунктларга хәвеф янамый.

15 майга кадәр урманга керү буенча чикләүләр кертелде. Сәбәбе – бу көннәрдә янгын хәвефе югары булып кала.

Әгәр сез урманчылык хезмәткәре яисә арендалаучы булмасагыз, сезгә урманга бару һәм анда машинада керү тыела. Чикләүләр республика  территориясендә IV класс янгын хәвефе билгеләнү белән бәйле – урманда дым аз булу сәбәпле, янгын юк кына очкыннан да  чыгарга мөмкин. Көчле җил булу сәбәпле янгын тиз тарала һәм өстәмә учаклар барлыкка килә. Урманнар территорияләрен көн саен  патрульләр тикшереп йөриячәк.

Таләпләрне бозучыларга штраф яный. 40тан алып 50 мең сумга кадәр. Әгәр  янгын хәвесезлеге кагыйдәләре бозу нәтиҗәсендә урманда янгын чыкты икән, административ штраф белән беррәттән җинаять җаваплылыгы да яный. Өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү срогы белән.

Аучыларга килгәндә, урманнарга йөрү аларга да тыела. Еш кына нәкъ сунарчыларның алдан уйлап эш итмәве нәтиҗәсендә урман янгннары теркәлә. Я учакны сүндермичә китә алар, я  җәнлекләр яхшырак күренсен өчен сулыклар янындагы камышларга ут төртәләр. Соңыннан дистәләгән кешеләр янгын сүндерергә мәҗбүр була. Шуңа күрә ким дигәндә 15 майга кадәр мылтыкларны ераккарак алып кую киңәш ителә.

Янгынга каршы махсус режимны бозган өчен түбәндәге күләмдә штрафлар каралган:

Гражданнар өчен 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр;

Вазифа биләүчеләр өчен 30дан алып 60 мең сумга кадәр;

Юридик шәхесләр өчен 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр.

 

Урманга керү тыюын бозган өчен түбәндәге штрафлар каралган:

 

Гражданнар өчен 40 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр;

Юридик шәхесләр өчен 600 мең сумнан алып 1 миллион  сумга кадәр;

Урманга барып, анда янгын чыккан очракта өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: