Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 гыйнвар 2023, 11:11

Юлларда “гаишниклар” саны арта

Быел һава торышы барысын да эшкә куа..

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Соңгы көннәрдә һава торышы тотрыксыз: әле генә көн ачылган кебек булса, күз ачып йомган арада буран котыра башлый.

Алдагы көннәрдә дә көчле кар явуы, буран һәм бозлавык кебек күренешләр сакланачак, диләр синоптиклар. Шуңа юлда йөрүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки статистика күңелсез саннардан тора: яңа елның өч көнендә 4 кешенең гомере өзелгән, 10нан артыгы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Һава торышына бәйле күңелсез хәлләрне булдырмау өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларда юл-патруль хезмәткәрләре санын артырырга карар ителгән. Бүген иртән 37 яңа экипаж эшкә чыкты. Юл-патруль хезмәткәрләренең өстәмә нарядлары Самара-Уфа-Чиләбе, Мәскәү-Уфа, Уфа-Ырынбур федераль юлларына һәм Уфа-Инзәр-Белорет, Уфа-Чишмә-Миякә, Дүртөйле-Нефтекама һәм Уфа-Яңавыл төбәк юлларына чыгарылды.

“Безнең хезмәткәрләрнең төп бурычы – ярдәм күрсәтү һәм хәвеф турында кисәтү. Тагын бер исегезгә төшерәм: юлда авыр хәлгә юлыккан һәркем безнең хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә ала”, – ди ЮХХДИның Башкортстан буенча баш инспекторы Владимир Севастьянов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: