Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 декабрь 2022, 00:13

"Ашыгыч ярдәм" машинасы кеше бәрдергән

Бу хәл Краснокама районында булган.

"Ашыгыч ярдәм" машинасы кеше бәрдергән
"Ашыгыч ярдәм" машинасы кеше бәрдергән

Башкортстанның Краснокама районында "ашыгыч ярдәм" машинасы җәяүлене бәрдергән.

17 декабрьдә, кичке сәгать сигезенче яртыда Әшит-Агыйдел юлында "ашыгыч ярдәм" машинасы җәяүлене бәрдергән. 40 яшь тирәсендәге бер ир вафат булган. Бу хакта Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткән. Ашыгыч ярдәм Можары авылына чакыруга китеп барган.

Машина йөртүче сүзләренчә, ир кинәт юлга килеп чыккан, шул рәвешле ул аны күреп өлгерәлмәгән. Өстәвенә, караңгыда юллар алама күренгән.

Чакыруга башка медицина ярдәме бригадасы җибәрелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: