Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь 2022, 13:54

Хәвефле йөк алып китеп барган

Ә правасы булмаган...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Правасыннан мәхрүм ителгән водитель Стәрлетамак районында бензин машинасын аударган. Уфа-Ырынбур юлындагы бу һәлакәт бүген иртән булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ягулык төягән машина, юлдан чыгып, юл читенә ауган. Түгелгән ягулык янып китмәсен өчен коткаручылар күбек җибәргәннәр.

ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, йөк машинасы руле артында 57 яшьлек Татарстан кешесе булган. Ул водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Шуңа карамастан, “КамАЗ” бензин ташу машинасын йөрткән. Өстәвенә, 11 куб күләмендә хәвефле йөкне – пич ягулыгын алып китеп барган.

Ярый, үзенә бернинди зыян да килмәгән.

Әле юл инспекторлары бу хәл буенча тикшерү эше алып бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: