+9 °С
Болытлы
23 октябрьгә каршы төндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Уфаның Пугачев урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр ала.
Янгын сүндерүчеләр бер катлы бүрәнә йорт һәм бүрәнә мунча янганын ачыклыйлар. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны бетерүгә керешә. Бәхеткә, вакыйгада җәрәхәт алучылар булмаган. Янгынны сүндерүдә 6 берәмлек техника һәм 15 кеше катнашкан. Янгынның сәбәбен ачыклау өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчеләре эшли.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ