Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 сентябрь 2022, 01:34

Кичә Уфада "Меркурий" сәүдә үзәге янды

Кайсы базарга йөрербез инде хәзер?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кичә, җомга кичендә күпләрнең “ватсабына”  башкалабыз Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан Меркурий сәүдә үзәге януын тасвирлаучы видеоязмалар килде. Интернеттагы хәбәрләрнең башисемнәрендә Колхоз базары яна диелгән иде. Чынында Колхоз базары территориясендә төзелгән шушы бина янды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлегә янгында үлүчеләр һәм каза күрүчеләр юк. Янгынны сүндерү 3 ранг буенча башкарыла. Ялкынны җиңүдә 78 кеше катнаша, 28 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның мәйданы 1500 кв.м. тәшкил итә. Аны сүндерү әле дә дәвам итә.

Социаль челтәрләрдә  халык моңа кайгырган, әлбәттә. “Кызымның дәресләре беткәнен шунда көтеп тора идем”,

“Мин анда фитнеска йөрдем, ярый инде сентябрь ахырында абонементымның срогы чыга”,

 “Бүген генә телефонымны шул сәүдә үзәгендәге ремонт ноктасына илткән идем. Эх, юк инде ул телефон хәзер!”,

“Әйбәт базар иде, хәзер кая йөрергә булыр инде?”,

“Шәхси эшкуарлар да кызганыч, акчалары күккә очкан, барысы да товарларын страховкаламагандыр бит”, – дип хафаланып язалар уфалылар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: