Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 август 2022, 11:06

Фатирда янгын чыккан

8 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Фатирда янгын чыккан
Фатирда янгын чыккан

Бу аяныч хәл бүген төнлә, 13 августта, Салават шәһәренең Ленин урамындагы биш катлы йортнында булган.

Янгын соңгы катта урнашкан ике бүлмәле фатирда чыккан. БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 9 кв.м мәйданлы бүлмә янган, аны 20 минут эчендә сүндергәннәр. Бүлмәдә сигез яшьлек кыз табылган. Алып чыкканда аның йөрәге типкән әле, тик сабыйның хәле бик алама булган, хастаханәгә барып җитә алмаган, ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: