Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 август , 02:08

Уфада ике бала тәрәзәдән егылып төшкән

Бу хәлләр кичә, якшәмбе көнне булган.

Югарыдан егылып төшкән балаларның икесенә дә дүртәр яшь, һәм алар Дим бистәсенең Ухтомский урамында яшиләр.

Дүрт яшьлек бала 26 санлы йортның 2нче катыннан егылган. Бәхеткә, сабый исән калган, тик имгәнгән. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны хастаханәгә алып киткән. 


Икенче бала Ухтомский урамының 30/1 адресы буенча урнашкан йортның 4 нче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. 
Ул да исән калган, имгәнүләр белән хастаханәгә салганнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала әти — әнисе белән өйдә булган, маскит челтәренә таянып егылып төшкән.

Чебен-черки керүдән саклаучы шул махсус челтәрләр аркасында балалар харап була. Ә бит ул сеткаларга ышаныч юк, сөялдең исә, төшә дә китә. Яшь балалары булган әти-әниләр моңа ныграк игътибар итсен иде.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас в