Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 июль 2022, 16:44

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды

Бүген төш вакытында башкалабызның Софья Перовская һәм Аврора урамнары киселешендә юлны чыгып баручы балалы хатынны машина бәрдергән, икесе дә вафат булган, дип язган идек.

Вакыйга урынына бу хәлне тикшерергә республиканың эчке эшләр министры Роман Деев килгән. 
Шулай ук БР буенча Эчке эшләр министрының тикшеру-оператив группасы һәм эксперт-криминалистлары эшли.


Якынча мәгълүматларга караганда, С.Перовская һәм Аврора урамнары киселешендә "Nissan Juke" руле артында утырган 28 яшьлек хатын-кыз хатын белән баланы сулдан светофорның яшел сигналына борылганда бәрдергән. Нәтиҗәдә 38 яшьлек хатын һәм 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат булган.

Водитель сүзләренә караганда, ул янында утырган яшь баласын ашатырга тырышып, юлга игътибарын югалткан, ә кешеләр өстенә килеп менгәч, педальләрне бутап, газга баскан. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: