Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль 2022, 19:50

Такыр юллар төзибез, төзекләндереп тә торабыз...

Благовар районында булган юл һәлакәте беркемне дә битараф калдырмады.

26 июльдә Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Раиф Абдрахимов рәислегендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. 


Бу очрашуга кичә Языково-Уфа автобусының юл һәлакәтенә эләгүе сәбәп булды. Форд автобусы КамАЗга килеп бәрелешү нәтиҗәсендә Благовар районында 6 кеше һәлак булды һәм 18 кеше имгәнде.
 Бу хәлнең килеп чыгуы һәркемне борчуга салды. Без такыр юллар төзибез,  алама урыннарын төзекләндереп торабыз, видеокамералар урнаштырабыз (хәзер республикада 1815 комплекс), ЮХХДИ идарәсе белән берлектә юл – транспорт һәлакәтләре санын киметү өстендә эшлибез, - диде Раиф Абдрахимов. - Благовар районында булган хәл - зур фаҗига. Республика Хөкүмәте зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Ә бүген без бу хәлләргә тирән анализ үткәрергә һәм республика юлларында үлүчеләр санын минимумга җиткерү өчен җыелдык.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Ленар Габдерахманов докладында Русиядә аварияләр турында сөйләде, шулай ук республикада юл эшләре алып бару урыннарында булган хәлләр җентекләп каралды. Быел 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк, аларда 9 (+8) кеше һәлак булган һәм 20 (+10) тән җәрәхәте алган. Благовар районында юл һәлакәтенә эләккән автобус сәгатенә 90 чакрым белән хәрәкәт иткән, юл эшләре барган урыннарда билгеләнгән чикләү буенча ул сәг/50 км. үтәргә тиеш булган. Водитель юл йөрү кагыйдәсен бозган. Шулай ук автобуста 23 пассажир барган, шуларның 19ы - утырып, ә 4се - баскан килеш. 
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идаресе начальнигы полиция полковнигы Владимир Севастьянов үз чыгышында пассажирлар ташучыларны тикшерү һәм хокук бозулар ачыкланган очракта пассажир ташучыларның лицензияләрен туктатып тору буенча Ространснадзор подразделенияләре белән урташ эш алып барылачак, диде. 
Киңәшмәдә пассажирлар йөртүче водительләрнең юл хәрәкәте өлкәсендә дисциплинаны ныгытуга ярдәм итә торган комплекслы карарлар кабул ителде.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: