+18 °С
Ачык
Мәчетле районында «Yamaha» мотоциклы белән идарә итүче 21 яшьлек егет «Daewoo Nexia» автомобиле белән бәрелешкән.
Машина руле артында 22 яшьлек егет утырган.
Мотоцикл йөртүче һәм аның 20 яшьлек пассажиры икесе дә фаҗига урынында ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булганнар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мотоцикл йөртүче дә, пассажир да махсус экипировка һәм мотошлемнарсыз йөргәннәр. Мотоцикл руле артында утырганының "права" сы булмаган.