Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль 2022, 16:10

Егетен яңа гына армиягә озаткан булган

Юл һәлакәтендә 17 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Кичә кич, 25 июльдә, Башкортстанның Краснокама районында тагын бер юл һәлакәте булган һәм анда 17 яшьлек кызның гомере өзелгән. 


 ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Нефтекама-Яңавыл трассасында ВАЗ-2109 машинасы Lada Priora машинасына килеп бәрелгән.

 Көчле бәрелү «девятка»ны читкә ташлаган, ә аның 26 яшьлек шоферы һәм 17 яшьлек пассажиры салоннан чыгып очкан. Нәтиҗәдә, яшь кыз шунда ук үлгән, машина йөртүче авыр хәлдә реанимациягә озатылган. 


«Девятка»дагы тагын ике пассажир һәм 30 яшьлек Priora шоферы шулай ук төрле имгәнүләр белән Нефтекама хастаханәсенә озатылган. 


Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. 


Социаль челтәрдә вафат булган кызның танышлары язуынча, ул яңарак кына егетен  армиягә озаткан. Машинада егетенең абыйсы белән китеп барганнар. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: