Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль 2022, 13:32

Үлүчеләр саны алтыга җиткән

Языково-Уфа маршруты белән баручы автобус ни сәбәпле юл һәлакәтенә очраганын водитель сөйләгән.

Языково -Уфа маршруты буенча М-5 юлында китеп баручы автобус юл һәлакәтенә очрап, 5 кеше үлгән дип язган идек инде.  
Үлүчеләр саны 6га җиткән. Фаҗига булган урынга 10 ашыгыч ярдәм бригадасы җибәрелгән. Вертолетта санавиация бригадасы да килгән. 
Хәзерге вакытта 13 кеше имгәнгән, аларның дүртесе бик авыр хәлдә. Зыян күрүчеләрнең берсе -15 яшьлек бала, аны да Уфа хастаханәсенә алып баралар.

Автобус водителе Азат Сәфәргалиев КамАЗны күрергә өлгермәдем, дигән. Аның сүзләренә караганда, эшчеләр бу вакытта трассадагы тамга(разметка) сызып йөргәннәр, ремонт эшен кисәтүче билге булмаган, машинасының үзендә каршылыкларны карап чыгу өчен эленеп торган билге генә булган.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: