Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2022, 11:12

Таудан төшкәндә тормозы тотмый башлаган

Йөк машинасы ике машинаны харап иткән, үзе юл читенә очкан.

Кичә, 21 июльдә, Белорет районында, Уфа-Инзәр-Белорет юлында йөк машинасының тормозы тотмый башлау сәбәпле зур юл һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 54 яшьлек шофер вак таш төягән «Хово» самосвалы руле артында барган.


Кулмас авылы ягыннан Инзәр авылы ягына төшкәндә машинасының тормоз системасы эшләми башлаган. Водитель светофорның кызыл сигналына машинасын туктата алмаган, ул «Скания R114» машинасына килеп бәрелгән, аннары Инзәр авылы ягыннан светофорның яшел сигналына хәрәкәт итүче «Тойота Королла»га төртелгән. Тик бу да йөк машинасы туктата алмаган – водитель күпер коймасы ягына рульне борырга мәҗбүр булган һәм машина юл читенә чыгып капланган. 


 «Хово»шоферына медицина ярдәме кирәк була. Аның баш мие селкенгән,  чәч тиресе яраланган, дигәннәр аны караган Белорет дәваханәсе табиблары. 
Бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерә.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: