Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2022, 23:56

Сусыз коега егылып төшеп, ике көн яткан

Бу хәл Уфа районының Жилино бистәсендә булган.

 Бу хәл Уфа районының Жилино бистәсендә булган.

Шунда яшәүче 56 яшьлек ир бакчасы янында кура җиләге җыеп йөргән һәм уйламаганда дүрт метр тирәнлектәге коега егылып төшкән. 

Сусыз коеның өсте капланган, әмма кешене күтәрерлек булмаган. Гәүдә авырлыгы белән ир төшеп киткән һәм шунда ике көн яткан.

Коткаручылар килеп чыгарганнар. Хәзер ул 21нче хастаханәдә авыр хәлдә ята. Аның хәле коега егылып имгәнүе белән бәйле, дигәннәр табиблар. 
 Бәла аяк астында. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: