Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2022, 09:51

Салават районында автобус юл һәлакәтенә очраган

Салонда 27 кеше булган.


Бүген, 22 июльдә, Салават районында  пассажир автобусы юл һәлакәтенә очраган. БР буенча ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Кропачёво - Мәсәгуть - Ачит юлында «Лада Калина» белән каршы юлдан килүче «Setra» маркалы автобус бәрелешкән.


Нәтиҗәдә Дәүләкән районы кешесе, «Лада» машинасы руле артында утырган 36 яшьлек ир имгәнгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның хәле әлегә билгесез.

Автобус  Пермь шәһәреннән Салават районының Идрис авылына кайтып барган, салонда 27 пассажир утырган. Алар арасыннан зыян күрүчеләр юк.

Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: