Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2022, 09:29

Бишенче каттан егетне кем этеп төшергән?

Туймазыда булган бу күңелсез хәл.


 Туймазы районында кичә 28 яшьлек ир белән бик күңелсез хәл килеп чыккан. Аны җирдә күп фатирлы йорт тәрәзәсе астында имгәнгән килеш тапканнар. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә урындагы хастаханәгә китереп, реанимациягә салганнар. 


«Пациентның имгәнүләренә караганда,  югары каттан егылып төшкән. Аңа кадәр ул бишенче кат балконында торган булса кирәк. Егетнең баш миенә зыян килгән, уң як кабыргасы һәм кулбаш сөяге сынган», -дигән аны караган табиб. 


Югары каттан егылып төшүенең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклау органнары тикшерә.


Чыганак: Башинформ, 
Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: