Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 июль 2022, 19:15

Радий Хәбиров: Бу куркыныч саннар

Бер атнада – 12 кеше...

stolica-s.su
stolica-s.su

Бүген, 12 июльдә, оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сулыклардагы соңгы хәлләр турында бәян итте.

Ни кызганыч, саннар шәптән түгел. Гомәров әйтүенчә, 4-11 июль көннәрендә республика сулыкларында 12 кеше үлгән. Алар барысы да махсус җиһазландырылмаган урыннарда су кергән. Алты кешене коткарганнар.

“Шулай да, ел башыннан алып караганда, быел сулыкларда үлүчеләр саны 36га азрак”, – диде ул.

Моны инде җәйнең салкынча килүе белән аңлатырга буладыр, мөгаен. Ә әлеге эссе торган бер атнада дистәдән артык кешенең гомере өзелүе бу проблеманың кискен булуын дәлилли.

“Бу куркыныч саннар. Әйе, эссе, кешеләр су керә, кемдер махсус җиһазландырылмаган урында коена. Бездә хәзер суда үлүчеләр саны юл-транспорт фаҗигаләрендә мәрхүм булучыларныкына якынлашачак”, – диде Радий Хәбиров.

Моны булдырмас өчен ул контрольне көчәйтергә, шулай ук мәгълүмат җиткерү буенча да киңрәк эшләргә кирәк дип белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: