Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2022, 09:49

Малай дустының бармагын кискән

Аллаһ сакласын!

Maksim Konstantinov / Globallookpress.com
Фото: Maksim Konstantinov / Globallookpress.com

Чиләбе өлкәсендә 10 яшьлек малай дустының бармагын кискән. Бу хәл турында “ВКонтакте” челтәренең “Копейск (в) Теме” төркемендә язып чыкканнар.

Чыганакта хәбәр ителүенчә, малай Копейск шәһәренең Калинин урамында миләш агачы ботагы кисәр өчен канцелярия пычагын алып чыккан. Аңа 8 яшьлек дусты булышмакчы булган. Ботакны кискәндә  пычак малайның кулыннан шуып төшеп китә һәм “булышчы” малайның нәкъ бармагына төшә. “Имән бармакның өске фалангасы тулысынча киселгән, ул нибары тире кисәгендә эленеп тора иде, коточкыч күренеш”, – дип искә ала вакыйга шаһиты Евгения Ибраһимова.

Пычак хуҗасы куркышыннан  вакыйга урыныннан качкан. 8 яшьлек малайның  бармагын Чиләбе дәваханәләренең берсендә теккәннәр. “КП-Челябинск” язуынча, малай бармагын югалтмаган.

Бармаксыз кала язган малайның әтисе  полициядән бу хәлдә гаепле малай белән профилактик әңгәмә үткәрүен сораган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: