Көнүзәк
30 Сентября , 11:44

Игътибар! Затон күперендә чикләүләр кертелә

Бу яңалык Затонга таба юл тотучылар өчен. 

title

Уфадагы Затон күперендә зур йөк машиналары хәрәкәтен чикләячәкләр.

 Агыйдел аша күпердә, әзерлек эшләре үткәрелүгә бәйле, 2016 елда төзелгәненә чикләүләр кертелә.

1 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Затон микрорайонына таба зур йөк транспорты өчен хәрәкәт ябылачак.

Бу якка юл тотучылар шуны исәпкә алырга онытмагыз.

Юлларыгыз имин булсын!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас