Көнүзәк
6 Августа , 20:14

Русиядә “Евро-2”, “Евро-3”, “Евро-4” класслы бензин сатуны рөхсәт иттеләр

Бу яхшымы, начармы?

Русия хөкүмәте 2027 елның 1 июленә кадәр “Евро-2”, “Евро-3” һәм “Евро-4” экологик класслы автомобиль бензинын чыгару, әйләнешкә кертү һәм илгә кертүне рөхсәт итә торган карар кабул итте.

Шул ук вакытта автозаправка станцияләре сатып алучыларга сатыла торган ягулыкның нинди класска каравы турында хәбәр итәргә тиеш.

Энергетика министрлыгында документ ягулык әйләнешенең вакытлы үзенчәлекләрен билгели һәм “Евро-2”, “Евро-3” һәм “Евро-4” халыкара стандартларына туры килә торган К2, К3 һәм К4 класслы бензин җитештерүне, импортлауны һәм әйләнешен рөхсәт итә, дип ачыклык керттеләр. Карар 5 августта премьер-министр Михаил Мишустин тарафыннан имзаланган. Документ бастырылган мизгеленнән үз көченә керде.

Бу класс бензинның үзенчәлекләре нидә?

“Евро-2”, “Евро-3” һәм “Евро-4” бензин классларының төп үзенчәлеге экологик таләпләрнең акрынлап кимүеннән һәм зарарлы кушылмалар – беренче чиратта күкерт, бензол һәм ароматик углеводородлар – санының кимүеннән  гыйбарәт. Класс никадәр түбәнрәк булса, агулы матдәләр машина газларына шулкадәр күбрәк эләгә һәм ягулык двигательнең тузуына шулкадәр көчлерәк йогынты ясый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас