

БСТ телеканалында Башкортстанның ягулык базарындагы хәлләр буенча көндәлек брифинглар сериясе дәвам итә. Бүген брифингта оперштаб вәкиле, БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко чыгыш ясады.
Чиновник сүзләренә караганда, хәлләр яхшырган, уңай динамика күзәтелә. Уфада инде чиратлар беткән. Стәрлетамакта барлык заправкалар да эшли. Калган зур шәһәрләр да ягулык белән тәэмин ителгән. “Кызыл зона” кимегән. Бу зонага һаман да проблемалы 3-4 район керә. Ягулык бар. Хәзер инде төп мәсьәлә – АЗСларда АИ-92 генә түгел, АИ-95, АИ-98нең дә булуы. Кече заправкалар да ачыла, әмма анда ягулык 20 процентка югарырак, чөнки алар аны биржада сатып ала. Шул ук вакытта Иглин районында бәйсез заправкалар өлеше югары, аларның күбесе әле булса ачык түгел, чөнки алар хакларның төшүен көтә.
–Архангель районында ягулыкка бәйле хәлләр ничек?
–Биредә ике “Башнефть” заправкасы бар, аларда ягулык бар. Дөрес, аларның берсендә бер пистолет эшләми, әмма моны тиз арада төзәтергә тиешләр. Заправкаларда машиналар аз инде. Гомумән район буенча алганда хәлләр җайга салынды. Элек бензин белән өзеклекләр була иде, әмма соңгы көннәрдә хәлләр тотрыклы.
–Архангель районында федераль трасса буйлап тауларга барган шактый зур туристик агымга бәйле кыенлыклар бармы?
–Кыенлыклар ял көннәрендә күзәтелергә мөмкин, әмма гомумән бар да нормаль. Җирле халык машиналарына ягулыкны эш көннәрендә салып калырга омтыла.
–Стәрлетамакта нинди картина?
–Бүген Стәрлетамак заправкаларында (берничә АЗСтан аермалы буларак) барлык төр ягулык та бар. Анда хәлләр җайга салынды.
–“Башнефть”нең Олыкүлдәге АЗСы турында нәрсә әйтерсез?
–Бу заправка әле ремонтта. Ягулык салу тиз һәм сыйфатлы булсын өчен, ремонт эшләрен үткәрү мөһим. Кырмыскалы районында альтернатиа бар, әмма алар катлаулы. Эш шунда, районда авыр вакытларда күп бәйсез АЗСлар ябылды.
–Заправкалар ремонтын күчереп буламы?
–Бер заправкада ремонт ясалмаса, аны икенчесендә ясаячаклар. Һәрхәлдә моны график буенча башкару яхшырак. Әйе, гомумән алганда бу җанга тия торган нәрсә, әмма район халкының күбесе бу хәлләрне аңлый. Бу хәвефсезлек мәсьәләсе, чөнки, аңлап торасыз, АЗСлар – югары хәвефкә ия объект.
–Канистраларга чикләүләрне йомшартырга буламы?
–Хәлләр яхшыра, властьлар халыкның теләкләрен аңлый. Әмма кризис башында күпләр заправкага машинасына канистралар тутырып килә иде,чикләүләр шуңа кертелде дә инде. Хәлләр тотрыклануга карап чикләүләр гамәлдән чыгарылачак.
–Уфаның Бакалы урамындагы “Лукойл” заправкасында кайчан АИ-95 барлыкка киләчәк?
–Компания ягулыкны башка төбәкләрдән ташый. Бензовозлар төбәккә гел генә килеп җитеп өлгерми. Мөмкинлек булган саен алар өстенлекле АЗСларны ягулыкның бар төрләре белән тәэмин итәргә тырыша. Мәсәлән, шундый АЗС Салават Юлаев проспектында урнашкан, анда 16 колонка һәм машиналар агымы зур.
–Стелаларда һәрчак актуаль прайсны тотарга буламы?
–Хаклар һәрчак актуаль ул, әмма ионда икенче проблема бар – хакы бар, ә ягулыгы юк. Бу – компанияләрнең корпоратив сәясәте. Закон моны рөхсәт итә.
Чыганак: bash.news